Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 29 маендагы 783 номерлы карары нигезендә, 2019 елда «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарга 2020 елның 30 апреленә һөнәри керемгә алар тарафыннан түләнгән салым күләмендә субсидия каралган. Субсидияләр 2020 ел ахырына кадәр түләнәчәк.

Инспекция үзмәшгульгә субсидия алу өчен гариза бирү таләп ителми, акча «Минем салым» кушымтасында яки «Минем салым» шәхси кабинетында күрсәтелгән банк картасына кайтачак, дип игътибар итә. Банк карталарын бәйләргә өлгермәгән үзмәшгульләргә моны «Минем салым» кушымтасында «башкалар» > «түләүләр» > «картаны өстәргә» бүлегендә эшләргә кирәк. Берничә банк картасы күрсәтелсә, гамәлдә булган төп картаны билгеләргә кирәк.

Үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны, шулай ук банк карталарын бәйләү буенча инструкцияне «һөнәри керемгә салым» сайтындагы махсус бүлектә табарга мөмкин https://npd.nalog.ru/help_self_employed/.

Шулай ук үзмәшгуль гражданнарга, һөнәри керемгә салым түләүче барлык кешеләргә, 2020 елда теркәләчәк кешеләргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә (12 130 сум) өстәмә «салым капиталы» бирелә, аның хисабына алар 2020 елда һөнәри керемгә салым түли алачак.

Җомга, 5 июнь 2020, 10:10