Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы татар дәүләт драма театры өчен иң яхшы исемгә конкурс игълан ителде. Чаллылылар учреждение исеменә үз тәкъдимнәрен кертә алалар. Конкурс шартлары буенча, бер катнашучы биш варианттан да артык булмаган вариант тәкъдим итә ала. Әлеге исем театрның тарихын һәм үзенчәлекле якларын чагылдырырга тиеш. Театр исеменә шәһәр, Татарстан Республикасы һәм татар халкының күренекле шәхесләрен бирү турында тәкъдимнәр дә бар. 

 Конкурс өч этапта үткәрелә. Беренче этапта – 1 июньнән 15 июньгә кадәр гаризалар кабул ителәчәк, икенче этапта – 16-23 июньдә аларны конкурс комиссиясе карап тикшерәчәк. Өченче этапта, 24-30 июнь көннәрендә, җиңүчене сайлап алачаклар. Ул театр сезоны дәвамында спектакльләргә ике кешегә исәпләнгән абонемент алачак. Конкурс турындагы нигезнамә белән биредә танышырга, ә катнашу өчен гаризаны биредә калдырырга мөмкин.

Сишәмбе, 2 июнь 2020, 17:23