Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап Чаллыда эшләүче 17 600 кеше хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау белән мәшгуль. Аларның 80,2% ы кәгазь вариантны саклап калырга, ә 19,8% ы электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган. Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрүченең эшчәнлек турында мәгълүматлары бары тик электрон формада алып барылачак.

2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминләштерүчеләргә имза куйдырып, хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында хәбәр итәргә һәм ел азагына кадәр аны саклау яки электрон версиягә күчерү турында тиешле гариза кабул итәргә кирәк. Хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.

Чәршәмбе, 3 июнь 2020, 08:00