Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Питердагы «78» нче телеканалның туры эфирында Чаллы – Санкт-Петербург телекүпере оештырылды. Автокала "Телекүперләр" программасы кысаларында күрсәтелгән чираттагы шәһәр булды. Чаллылылар пандемия вакытында шәһәрнең ничек яшәве турында сөйләделәр. Программада Чаллы курчак театры, шулай ук «Мастеровые»рус драма театры эше турында фикер алыштылар. 

Тамашачыларны балалар өчен дистанцион формада чыгыш ясаучы хастаханә клоуннары эшчәнлеге белән таныштырдылар. 

Элемтәгә Россиянең атказанган спорт мастеры, «КАМАЗ-мастер» командасы пилоты Айрат Мәрдиев та чыкты.

Чаллыда балачагын уздырган актер Сергей Рудзевич шәһәребез турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул автокалада яшәгән чорда өч мәктәп– 42, 45 һәм 60 нчы мәктәпләрне алыштырырга өлгерүе турында сөйләде.

Программа ахырында Санкт-Петербург халкыннан Яр Чаллы турында нәрсә белүләрен сорадылар.

Чәршәмбе, 3 июнь 2020, 17:26