Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: "Хезмәт базары пандемия башлану белән шактый үзгәрешләр кичерде һәм безнең фракция Хезмәт кодексына актуаль төзәтмәләр кертү әзерләде. Тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең кайбер төп аспектларын билгеләп үтәм: хезмәткәрләрне дистанцион эшкә һәм читтән торып эш белән тәэмин итүгә вакытлыча күчерү регламенты кирәк. Әгәр бу хезмәт килешүендә каралмаган булса, эш бирүче белән хезмәткәр арасында хезмәт хакы һәм графикка бәйле бәхәсле хәлләрне бетерү өчен аерым килешү төзелергә тиеш; электрон документ әйләнешен максималь рәвештә кертү, процессны гадиләштерү өчен электрон имзаны кулланмыйча, ләкин хезмәт килешүендә документларны авторизацияләүнең кулай нормаларын беркетеп, читтән торып эшләү графигын һәм хезмәткәрнең шәхси вакытын беркетү, әгәр хезмәткәрнең шәхси вакытында кирәге чыга калса, эш югары дәрәҗәдә түләнергә тиеш".

Закон проекты Россия Хезмәт министрлыгына, Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясенә, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенә регионнарда максималь дәрәҗәдә киң фикер алышуны оештырырга тәкъдим итеп җибәрелде. Җыелган фикерләрне закон проектын икенче укылышка әзерләү өчен анализлау планлаштырыла.
Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2020, 08:37