Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген иртән Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәренең төзелә торган спорт объектларын тикшерде. Сүз ябык футбол манежы һәм боз сарае турында бара. Башта мэр Җиңүнең 40 еллыгы урамы территориясендәге 52 комплекс янында барлыкка киләчәк боз аренасын карады. Спорт объекты 230 урынга исәпләнгән. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай ук чаллылыларда ирекле шуу оештырылачак. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә йөри ала. Төзүчеләр эшләрне уку елы башына кадәр тапшырырга планлаштыра.

ер ел эчендә берьюлы өч спорт объекты төзиячәкбез. «Юбилейный» бассейны, боз аренасы һәм ябык футбол манежы. Аларның һәркайсы 280-300 млн сум тирәсе. Федераль, республика һәм җирле бюджетлар линиясе буенча бүлеп бирелә торган сумма 900 млн сумнан артык тәшкил итә" – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев һәм Чаллыда бүген бер генә төзелеш тә туктатылмавын әйтте. – «Бу Россия Федерациясе хөкүмәте өчен игелекле гамәл, «Спорт – тормыш нормасы» программасы бар һәм бу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның тырышлыгы нәтиҗәсе», – диде мэр.

Аннары мэр төзелеп килүче ябык футбол манежы мәйданында булды. Биредә эшләрнең әзерлеге 63%. Футбол кырымның күләме 90га 45 метр тәшкил итә. Әлеге объектны чаллылыларга Республикабыз җитәкчесе Рөстәм Миннеханов ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан бүләк итте.  Биредә төзелешне "Евростиль" компаниясе башкара. 

Төзелеш мәйданчыкларын карау барышында шәһәр башлыгы журналистларның сорауларына җавап бирде, шул исәптән Чаллыда массакүләм чаралар уздыру планнары турында да: "Җиңү Парады Мәскәүдә генә булачак. Без парадны Яр Чаллы гарнизоны хезмәткәрләре һәм яшь армиячеләр катнашында үткәрдек. Балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз".

Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2020, 11:34