Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Эш сәфәре барышында ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә Азатлыкның яңартылган мәйданында булды. Җәмәгать киңлеге буенча экскурсияне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова үткәрде. Ул «6 комплекс» тукталышыннан башланды, анда мәйданны төзекләндерү кысаларында тукталыш павильоны өстен капладылар. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать киңлеген төзекләндерү «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»программасы буенча тормышка ашырыла.

Президент шулай ук амфитеатр территориясен карады, күзәтү мәйданына күтәрелде.

Рөстәм Миңнехановка Чаллы шәһәренең тарихи фотосурәтләре төшерелгән стендларны күрсәттеләр. ТАССР оешкан чорда шәһәр тарихы турында Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде. Архив кадрларының күбесендә КамАЗ төзелеше сурәтләнгән. Аннары республика башлыгы яңа төзелгән "Юбилейный" бассейнының ачылу тантанасына юнәлде.

Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2020, 14:43