Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда тантаналы рәвештә яңа «Юбилейный» йөзү бассейны ачылды. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин һәм башкалар катнашында онлайн-режимда узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашты.

"Бүген безнең республика һәм Яр Чаллы шәһәре өчен мөһим вакыйга. Бүген без бу искиткеч "Юбилейный" йөзү бассейнын ачабыз, ул "Спорт тормыш нормасы" федераль программасы буенча төзелгән. Объект 277 млн сум тора, бу акчаларның яртысыннан артыгы – федераль бюджет акчалары. Без федераль Хөкүмәткә, Спорт министрлыгына күрсәтелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәтлебез", –  диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикада узган спорт вакыйгалары аркасында халыкның яртысы диярлек спорт белән шөгыльләнә. Бөтендөнья Универсиадасы да, футбол буенча дөнья чемпионаты да – болар барысы да безнең спорт куәтләрен үстерү өчен база булды. Бүген республикада 11 меңнән артык спорт объекты бар. Без илебез президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәтле. Барлык башлангычларыбызда да аның ярдәмен, хөкүмәт һәм, әлбәттә, спорт министрлыгы ярдәмен алабыз. Татарстан һәм Яр Чаллы халкы исеменнән зур рәхмәт. Бу бик лаеклы бүләк".

Республика президенты видеоэлемтә катнашучыларына Чаллы синхрончыларын тәкъдим итте: "Болар барысы да искиткеч. Чөнки бүген Яр Чаллы шәһәре – безнең ил өчен генә түгел, бөтен республика өчен синхрон йөзү үзәге", – дип өстәде ул.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да видеоэлемтә буенча тантаналы чарага кушылды.

«Бу бассейн барлык спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвешенә омтылучыларны җәлеп итү урынына әвереләчәк. Анда меңләгән егет һәм кыз үзенең беренче дистанцияләрен йөзеп, беренче рекордларын куяр дип ышанам. Бассейн безнең уртак илкүләм проектыбыз кысаларында төзелде, ул төрле яшьтәге россиялеләр физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнә алсын өчен эшләнә», – диде ул.

«Спорт – тормыш нормасы» проекты кысаларында 2019 елдан бирле барлыгы 88 спорт объекты файдалануга тапшырылган.

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, бу тантана үзенчәлекле, чөнки бассейн ачылу ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган.

"Барлык республика халкын бу көн белән котлыйм. Әлбәттә, "Юбилейный" бассейнын төзү, бөтен ил буенча күп кенә объектлар төзү кебек үк, "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырылды. Бик авыр вакыт булуга карамастан, эш бер генә көнгә дә туктатылмады. Төзүчеләргә һәм әлеге проектны тормышка ашыруда катнашканнарга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Без бу эшне башка регионнарга үрнәк итеп куя алабыз", - дип ассызыклады Олег Матыцин.

«Ярты миллионлы Яр Чаллы шәһәре халкы исеменнән илебез президенты Владимир Владимирович Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Шәһәр өчен шундый әһәмиятле һәм кирәкле проект өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ике гомуми белем бирү мәктәбе янәшә урнашкан, биредә 3000гә якын бала йөзү һәм спорт нигезләрен өйрәнәчәк. Быел Чаллыда берьюлы өч спорт объекты – яңа бассейн, ябык футбол манежы һәм боз сарае файдалануга тапшырыла. Барыгызга да яңа спорт уңышлары телибез!» ,- диде Наил Мәһдиев.

Бассейнның символик ачкычын, шулай ук спорт инвентаре һәм җиһазлары алу өчен сертификат спорт мәктәбе директоры Айдар Габдрахмановка тапшырылды.

Посмотреть, как выглядит новый спортивный объект можно здесь

Пәнҗешәмбе, 4 июнь 2020, 15:37