Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Экояз - 2020»республика акциясендә җиңүчеләр билгеләнде. Шәһәр округлары арасыннан «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсында Яр Чаллы шәһәре икенче урынны алды. Шәһәргә кубок, диплом һәм балалар уен мәйданчыгы сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Моннан тыш, «Иң яхшы ММЧ» конкурс төркемендә өченче урынны «Эфир Чаллы» телеканалының баш мөхәррире Светлана Фәрдиева алды. Ул диплом һәм 10 000 сумлык сертификат иясе булды.

Быел "Экояз" акциясенең барлык чаралары да онлайн режимында үтте. Ике ай эчендә интерактив мәйданчыкларда - министрлык сайты, социаль челтәрләр, зеленыйтатарстан.рф балалар белем бирү порталының яңа платформасында 26 онлайн-конкурс, акцияләр һәм туры эфирлар үткәрелде, аларда 14 меңнән артык бала һәм яшьләр катнашты.

Дүшәмбе, 15 июнь 2020, 13:32