Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Заман» яшьләр үзәге инициативасы белән хәйрия онлайн ярминкәсе старт алды. Чара авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган. Ярминкәдә "Заман" яшьләр үзәге һәм "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәге осталары ясаган эшләнмәләр тәкъдим ителде. Эшләнмәләр сатылмый, ә балалар өчен беренче чиратта кирәк-яракларга алмаштырыла: дымлы һәм кәгазь салфеткалар, мамык таякчыклары, мамык дисклар, подгузник, шампунь, балалар сабыны, балалар кремы һәм башкалар. Алар Яр Чаллы балалар йортына җибәреләчәк.

Эшләр белән альбомда танышырга була. Элемтә өчен телефон: 57-08-70


Җомга, 5 июнь 2020, 14:06