Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


                  Хөрмәтле Яр Чаллының социаль өлкәсе ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Яр Чаллының социаль өлкәсендә югары профессиональ белгечләр эшли, алар үз карамагындагылар алдында җаваплылыкны тулысынча аңлыйлар. Сез меңләгән чаллылыларга реаль ярдәм күрсәтәсез, аларның тормышларына шатлык алып киләсез, иртәгесе көнгә ышаныч һәм өмет, игелек һәм гаделлеккә ышаныч, тормыш авырлыклары һәм физик авыруларына каршы көрәштә көч бирәсез.

Сезнең хезмәтегез иң югары дәрәҗәләргә һәм мактауларга лаек. Сезнең игътибарыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен, вакыт белән дә, шәхси хәлләрегез белән дә исәпләшмичә, шәһәр халкына көн саен күрсәтелә торган тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм катлаулы, әмма иң югары дәрәҗәдә игелекле һөнәрегездә уңышлар телим.

                                                                                                      Н. Г. Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэры

Дүшәмбе, 8 июнь 2020, 07:17