Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясеннән 253 кеше терелгән. Бу хакта бүген онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

"Медицина күзәтүе астында 579 кеше тора, шуларның 350е элемтә нәтиҗәсендә авыру. Күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә 4 536 кеше медицина исәбеннән төшерелде. Пандемия чоры эчендә барлыгы яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 560 очрагы теркәлгән", - дип сөйләде Александр Николаев.

Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, табиблар күзәтүе астында булган авыруларга, яшәү адреслары буенча көн саен рейдлар үткәрелә, полиция хезмәткәрләре белән берлектә: "Система барлыкка китерүче барлык предприятиеләргә эпидемиягә каршы өстәмә чаралар үткәрү турында күрсәтмәләр бирелә. Бер атна эчендә 141 күрсәтмә теркәлгән. Шулай ук 179 объектта контроль тикшерүләр үткәрелә. Сезнең йөкләмә буенча, Наил Гамбәрович, безнең шәһәрдә эшләүче төзелеш оешмаларын тикшерү төгәлләнеп килә", - дип хәбәр итте спикер.

Наил Мәһдиев шәһәр предприятиеләре җитәкчеләреннән пандемия чорында куркынычсызлык чараларын үтәүне дәвам итүне сорады: "Мин бер сәгать эчендә коронавирус беркая да китмәс дип уйлыйм. Шуңа күрә гражданнарның игътибарын аларның иминлеге, беренче чиратта, алар кулында булуына юнәлтергә кирәк. Бүген сөйләнә торган гади таләпләрне, акыллы кешеләр үтәргә тиеш. Җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек кияргә кирәк. Бу чараларның барысы да үтәлергә тиеш. Битлек-перчатка режимын әлегә беркем дә бетермәде", - диде мэр.

Дүшәмбе, 8 июнь 2020, 08:51