Чаллыда яшәүчеләрнең күпфатирлы йортларда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү буенча шикаятьләре оператив тәртиптә эшләнә. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: "Идарәче компанияләр җитәкчеләре белән киңәшмә уздырылды, анда аларга подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү эшен көчәйтү турында йөкләмә бирелде. Көн саен үтәлеше турында хисап җыела. Шәһәрнең торак фондында 3 654 лифт һәм 8 649 подъезд бар. Көн саен 2 609 (71,5%) лифт эшкәртелә, 1 045 (28,5%) – көнгә ике тапкыр эшкәртелә. 6 840 (79%) подъездлар көн саен дезинфекцияләнә, 1809 – көнгә ике тапкыр",– дип аңлатты Илья Зуев.
Шулай итеп, хлорлы раствор белән ишек тоткалары, тотынгычлар, баскычлар, диварлар, кнопка һәм кабиналар эшкәртелә. Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр яши торган подъездларны «Дезстанция» эшкәртә. Бүгенге көндә оешма тарафыннан 415 объект эшкәртелгән, шул исәптән 317 подъезд.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 июнь 2020, 10:01