Яр Чаллыда көн саен куллану базары объектларын куркынычсызлык нормаларын
үтәү буенча тикшерүләр үткәрелә. 8 июньгә 1520 объект тикшерелгән, 132
хокук бозу очрагы ачыкланган. Тикшерү материаллары Роспотребнадзорга
тапшырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия
Кропотова хәбәр итте.
Суд 11 шәхси эшмәкәргә – 50 000 сум, 21 шәхси эшмәкәргә – 30 000 сум күләмендә
штраф салу турында карар кабул итте.
1 апрельдән 8 июньгә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә
хокук бозулар өчен 145 административ беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль
органы 1 апрельдән 8 июньгә кадәр 57 закон бозу очрагын ачыклады, шул
исәптән 46 сы – алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату
өлкәсендә, 11е-хәрәкәт итү тәртибен бозу.
Моннан тыш, азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе даими
контрольдә тотыла. "Без монополиягә каршы федераль хезмәт, ТР сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы белән эшлибез. Мониторинг барышында бәяләр артуда
аерым тәртип бозулар ачыкланмады", – диде наталия Кропотова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 июнь 2020, 10:33