Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә катлаулы хәлгә юлыккан чаллылыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Бүген шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда мэр Наил Мәһдиев катнашында 1336 азык-төлек җыелмасын тапшырдылар. Беренче чиратта кирәкле товарларны сатып алу өчен Чаллы төзүчеләре акча җыйган. Чаллы гаиләләренә унөч компания - "Евростиль", "Фортэкс", "Камгэсэнергострой", "Медик", "Стройтраст", "Абсолют", "Талан" һәм башка компанияләр тарафыннан  ярдәм күрсәтелде. Җыелмаларның бер өлеше Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның шәхси акчасына сатып алынган.

Чарада барлык төзелеш компанияләре җитәкчеләре дә катнашты.

Наил Мәһдиев төзүчеләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, бу катлаулы вакытта алар читтә калмыйлар һәм бөтен кеше белән беррәттән кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә дә зур рәхмәт. «Чаллы халкы исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Төзүчеләр-төзи белүчеләр генә түгел. Алар игелекле һәм олы йөрәкле кешеләр. Без үз кешеләребезне бәла-казада калдырмыйбыз. Без барыбыз да-бер зур гаилә», - диде шәһәр башлыгы.

Азык-төлек җыелмаларын алу исемлекләре шәһәр районнары администрацияләрендә һәм Башкарма комитетка мөрәҗәгатьләр буенча формалаштырылды. "Игелек тартмасы"ның барлык ашамлыклар җыелмасы KazanExpress компаниясе ярдәме белән формалаштырыла. Май аенда 2 465 азык-төлек җыелмасы кайтартылды-алар шәһәр җитәкчелеге, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм Шәһәр Советы депутатлары, "Акульчев"компаниясе акчасына сатып алынды.

Чәршәмбе, 10 июнь 2020, 13:41