Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 июньдә «Югары технологияләр өлкәсендә Технопарк «ИТ-парк» дәүләт автоном учреждениесе Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән «Кайнау ноктасы – Яр Чаллы» күмәк эшенең виртуаль киңлеген ачачак.

Мәйданчыкның яңа-виртуаль форматы кысаларында актив эшкә Яр Чаллы һәм илнең башка шәһәрләреннән килгән вәкилләр җәлеп ителәчәк. Чаллының «кайнар нокталары» эшчәнлегенең төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: кеше капиталын һәм киләчәк компетенцияләрен үстерү; электрокарлар һәм пилотсыз транспорт; 4.0 индустриясе һәм киләчәкнең җитештерү парадигмасында Lean, WCM методлары; цифрлы трансформация өндәмәләре.

ИТ-паркның икенче мәйданчыгында урнашкан "Кайнау ноктасы" проект лидерларының аралашуын, илнең төрле өлкәләрендәге әйдәп баручы белгечләрнең консультацияләрен алу, шулай ук белем бирү программаларында түләүсез катнашу мөмкинлеген күздә тота. Яңа виртуаль киңлектә экспертлардан мастер-класслар, проектларны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдир итү үткәреләчәк. Leader-ID системасында «Кайнау нокталары» чараларын күзәтеп торырга мөмкин.

"Кайнау ноктасы" эшмәкәрләрне, студентларны, галимнәрне, хакимият органнары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләрен, Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен активистларны, шулай ук үз юнәлешләре һәм бер-берсе белән үзара ярдәм итешеп, тәҗрибә, эшчәнлек нәтиҗәләре һәм төбәк үсешенең яңа модельләре белән уртаклашу өчен яшьләрне берләштерәчәк.

«Кайнау нокталары – Яр Чаллы»ны ачу тантанасы, шулай ук пленар сессия 18 июньдә 10.00 сәгатьтә ZOOM платформасында узачак (теркәлү 09.00 дан башлана). Чарага теркәлү һәм программа белән түбәндәге сылтама буенча: https://leader-id.ru/event/51884/ танышырга була.

Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2020, 09:10