Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Татарстан Республикасы буенча инвестицион җәлеп итүчәнлекнең интеграль рейтингында беренче урынга күтәрелде. Әлеге мәгълүматлар совет җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы утырышы барышында яңгырады. Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләгәнчә,  Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча  интеграль рейтингы 2018 елда эшләнгән. Рейтинг муниципаль хакимиятләрнең инвестицияләр җәлеп итү һәм инвестицион потенциалны алга этәрү буенча тырышлыгын бәяли, ә аның максаты – муниципаль дәрәҗәдә инвестицияләр өчен көрәштә конкуренцияне стимуллаштыру.

2019 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр округлары арасында Яр Чаллы лидер булды, ул Казанны кайбер күрсәткечләр буенча узып китте. Автокалада төп капиталга инвестицияләр, республиканың бер кешесенә бюджет акчаларыннан тыш, башкалага караганда 24%ка артыграк.  Яр Чаллы Казанга караганда 235,5 тапкыр күбрәк чит ил инвестицияләрен җәлеп иткән.

Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәр берәмлекләре арасында да, муниципаль районнар арасында да рәсми сайттагы публикацияләрдә инвестицион җәлеп итүчәнлекне актив рәвештә алга этәрә.

Дүшәмбе, 15 июнь 2020, 07:47