Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда видеоэлемтә режимында даими депутат комиссияләренең уртак утырышы узды. Шәһәр Советы депутатлары мэр Наил Мәһдиев рәислегендә булачак утырышның көн тәртибен тикшерделәр. Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде.

Дүртенче чакырылыш Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутатларын сайлау мәсьәләсе төп мәсьәлә булды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, гамәлдәге закон нигезендә, җирле үзидарә органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып, сентябрь аеның икенче якшәмбесе санала, анда муниципаль берәмлек депутатлары вәкаләтләре вакыты чыга, дип аңлатты. «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатлар сайлау датасын 2020 елның 13 сентябренә билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге мәсьәләне Шәһәр Советының киләсе утырышына чыгаруыгызны сорыйм", - диде ул.

Моннан тыш, ул шәһәр Уставына һәм Шәһәр Советы депутатлары статусы турындагы Нигезнамәгә үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында хәбәр итте. Әлеге норматив актлар федераль закон актларына туры килә. Тикшерелгән темалар арасында шулай ук шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр дә бар иде. Алар турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Шәһәр Советының XL утырышында депутатлар шулай ук «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы турында»гы докладны тыңлаячак.

Чәршәмбе, 10 июнь 2020, 17:19