Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                               Хөрмәтле чаллылылар!

                          Сезне Дәүләт бәйрәме  – Россия көне белән котлыйм!

30 ел элек, бу көнне Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде, анда демократиянең фундаменталь принциплары беркетелде, яңа сәяси шартларда ил төзелеше өстенлекләре билгеләнде.

Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен дә Россиянең чиксез киңлекләре, гаҗәеп табигате, бай табигать ресурслары, ә иң мөһиме – талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләр белән бөеклеге һәм куәте символы булып тора.

Чаллылылар үзләренең нәтиҗәле хезмәте белән россиялеләрнең хезмәт казанышларына зур өлеш кертә. Бүген безнең шәһәр – илнең йөк автомобильләре, суыткычлар һәм кер юу машиналары, төзелеш материаллары һәм азык-төлек товарлары җитештерүче эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Яр Чаллыда социаль әһәмияткә ия эре проектлар уңышлы тормышка ашырыла, заманча предприятиеләр төзелә, алдынгы технологияләр һәм инновацион җиһазлар кертелә.

Шәһәрдәшләребезнең Чаллы, Татарстан һәм Россия алга таба чәчәк атсын өчен казанышларны арттыруга кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышанам.

Бүгенге кояшлы, матур көндә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар! Россия көне белән!

                                                                                                                               Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                           Яр Чаллы шәһәре мэры

Җомга, 12 июнь 2020, 07:53