Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Яр Чаллы, Тукай, Мөслим, Минзәлә һәм Актаныш районнарында яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән бәйле мәсьәләләр буенча видеоконференция форматында консультация үткәрәчәк. Чара «ТКХда сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрән» проектын тормышка ашыру кысаларында уза.
Видеоконференцэлемтә 18 июньдә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ поселогы, Низаметдинов ур., 14 йорт, 300 нче кабинет. Кабул итүгә язылу (8552) 32-06-07 телефоны буенча 16 июньгә кадәр үткәрелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 14 июнь 2020, 10:18