Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде. 12 июньдә көндез һәм кич республика территориясендә яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр һәм боз явуы фаразлана. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка мәрәҗәгать итә.

Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калгансыз икән, тиз арада җир асты кичүе яки подъездларга яшеренергә кирәк. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып тору тыела, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. 3.Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. 4.Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янәшәсендә транспорт калдырмаска киңәш ителә. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә басу куркыныч. 6. Шулай ук җилдән ватылган пыяла кыйпылчыклары, кубарылып төшүче түбә һәм декор элементлары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта. 7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк. 8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
Яшен вакытында: әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен үткәнен көтегез. Автомобильдә хәрәкәт итүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен үткәнне көтәргә кирәк.

Әгәр  яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә ятырга киңәш ителә (комлы яки ташлы грунт) һәм мөмкин булган кадәр түбәнрәк урында. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләрдән автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча игътибар сорала. Ерак араларга баруны кичектереп торыгыз.

Теләсә нинди бәла килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Пәнҗешәмбе, 11 июнь 2020, 13:53