Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Бөек Ватан сугышы ветераннары Вазетдин Абзал улы һәм Зәйтүнә Миңнегали кызы Абзалиевлар яшәгән йорт подъездына пандус урнаштырырга ярдәм итте. 

 "Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү алу бик күңелле. Элек ветераннарның кызы подъездда пандус урнаштыруга ирешә алмады, ә өлкәннәргә урамга чыгып йөрергә кирәк. Ул миңа мөрәҗәгать итте – пандуслар урнаштырылды һәм хәзер ветераннар ишегалларына тоткарлыксыз чыга алалар, әле  һава торышы да яхшы", - дип уртаклашты Әлфия Когогина. Россия көне алдыннан депутат исеменнән чаллылыларга ныклы сәламәтлек, игелек, тынычлык, иминлек теләп азык-төлек кәрҗине тапшырылды.


Пәнҗешәмбе, 11 июнь 2020, 15:43