Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллылылар Россия турында шигырьләрне "Яр Чаллы тавышы" урам радиосы аша ишетә алачак. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан шәһәрнең Башкарма комитеты һәм «СТВ-МЕДИА» холдингы ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре башкаруында шигырьләр, шулай ук камера хоры башкаруындагы җырлар Россия көнендә җәмәгать транспорты тукталышларында трансляцияләнәчәк. Акция «Россия көнендә Россия турында шигырьләр» проекты кысаларында узачак. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «СТВ-МЕДИА» холдингыннан урам радиосы автокаланың 29 тукталышында урнаштырылган. Бер сәгать дәвамында аудиотреклар җиде тапкыр трансляцияләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 июнь 2020, 18:49