Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов РФ Президенты 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы "Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында"гы Указының Яр Чаллыда ничек үтәлүе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, документ нигезендә 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрнең апрель-июнь айларында түләнә торган 5 мең сум күләмендә ай саен түләүгә хокукы киңәйтелде. Чаллыда андый балалар 22 160 кеше. Бүгенге көндә түләүләр суммасы 332 млн 400 мең сум тәшкил иткән.

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. "Без Яр Чаллыда 92 560 балага 925 млн 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашырдык", - дип хәбәр итте Эдуард Фәттахов.

Ул тагын 1650 гаилә әле бу акчаларны алмаган, дип аңлатты. Аларга бу хакта өстәмә хәбәр ителгән. Акчаларны агымдагы елның октябренә кадәр алырга мөмкин.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Пенсия фонды һәм ЗАГС җитәкчеләренә чаллылыларның вакытында акча алу өлешендә бернинди проблемалар туарга тиеш түгеллеген билгеләп үтте: "1 млрд сумнан артык акча Чаллы гаиләләре өчен килде. Бу эшне оператив рәвештә башкарырга кирәк", - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 15 июнь 2020, 10:20