Яр Чаллыда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,62 % тәшкил итә. Бу хакта онлайн-киңәшмә барышында «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, республика буенча бу сан 2,9% тәшкил итә. Бүген Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 10 227 кеше исәптә тора, шуларның 8 747се пандемия чорында теркәлгән. Әйтик, 30 марттан алып хәзерге вакытка кадәр «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 11 068 чаллылы мөрәҗәгать иткән.
"30 марттан хәзерге вакытта 83 млн 504 мең сум акча түләнде. Аны 10 806 кеше алды. Эшсезлек буенча максималь пособиене 12 130 сумны – 3 356 кеше алган. 1839 әти-әни балаларга өч мең сум күләмендә акча алды", - дип сөйләде Татьяна Быданова һәм 1 марттан соң шәхси эшмәкәрлекне туктаткан чаллылыларның да пособие алу хокукына ия булуын хәбәр итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 июнь 2020, 10:42