Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясе 15 июньнән, салым түләүчеләрне кабул итү бары тик «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу»сервисы аша гына алдан язылу буенча үткәрелә, дип хәбәр итә. "Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу" сервисы Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында www.nalog.ru "Сервислар" бүлегендә "Кире элемтә/ярдәм" блогында урнаштырылган.

Салым инспекциясе искәрткәнчә, салымнар буенча күпчелек мәсьәләләрне читтән хәл итеп була. Сайтта 50дән артык онлайн-сервис бар. "Физик затлар өчен шәхси кабинет"та салымнар түләргә, үз милкең буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен һәм дәваланган, укыган яки күчемсез милек сатып алган өчен салым тотып калынган акчаны кайтартуга документларны җибәрергә, бюджет белән чагыштырып, ачыкланмаган түләүләрне һәм башка салым, пошлиналарны һәм иминият взносларын түләүгә онлайн аша кереп була. "Салымнар һәм пошлиналар түләү" сервисында банк картасы реквизитларын кертү дә җитә. Моннан тыш, онлайн үз Инныңны белергә, исәпкә кую өчен гариза бирергә, теркәлү өчен документлар җибәрергә, ЕГРЮЛ/ЕГРИП/ЕГРНнан белешмә алырга, Россия Салым резиденты статусын расларга һәм башкаларга мөмкинлек бирә. Шулай ук сайтның махсус бүлекләрендә коронавирустан зыян күргән бизнеска ярдәм чаралары исемлеге белән танышырга һәм субсидиягә гариза тутырырга мөмкин.

Салым инспекциясенә килгәндә үзең белән шәхси саклану чаралары (битлек, перчаткалар) булу мөһим.

Чәршәмбе, 17 июнь 2020, 17:07