Быел Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләренә 1 000гә якын җир кишәрлеге биреләчәк. Бу хакта Наил Мәһдиев "Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә" программасында әңгәмә барышында сөйләде. "Шәһәр чигендә күп балалы гаиләләргә бирү өчен җир юк. Барысы да шуны аңларга тиеш: шәһәрнең мондый мөмкинлекләре юк. Без бу юнәлештә Тукай районы белән авыл хуҗалыгы җирләрен алу, аларны шәхси торак төзелешенә күчерү буенча эш алып барабыз. Бу тиз процесс түгел. Быел 1 000 тирәсе участок шәхси торак төзелеше өчен күчереләчәк. Якынча 40% гаиләне, ә алар бездә җиде меңгә якын, бүген көнгә җир кишәрлекләре белән тәэмин итә алдык. Бу мәсьәлә Татарстан Республикасы җитәкчелеге контролендә тора", - диде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 16 июнь 2020, 15:13