Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә коронавирус инфекциясе белән бәйле агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 635 очрагы теркәлгән. COVID-19 диагнозы булган 253 чаллылы сәламәтләнгәннәр һәм хастаханәдән чыкканнар. "Хәл гади түгел. Авырулар саны артмаса да, кимеми. Без өстәмә рәвештә 5 нче шәһәр хастаханәсендә: гадәти генә 300дән 600 койка җәелдердек, Алабуга үзәк хастаханәсендә дә койкалар җәелдерелде, COVID-19 диагнозы белән пациентларны кабул итү өчен койкалар саны ике тапкыр артты диярлек. Дәвалау учреждениеләре өчен кирәкле барлык дарулар һәм чаралар бар. Бүген медицина персоналы югары йөкләнеш белән эшли. Федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтүнең мөмкин булган барлык чараларын да без аларга күрсәтәбез", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 16 июнь 2020, 15:45