Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Быел "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты кысаларында шәһәрнең  Раскольников, Машиностроительная урамы һәм Залесный проспектында эшләр бара. Хәзерге вакытта Раскольников урамын төзекләндерү 79,79%ка башкарылган. Биредә 1,5 км юл ремонтлана. Ремонт нәтиҗәсендә Р. Беляев урамы белән кисешкән урында светофор барлыкка килде. Халыклар дуслыгы проспекты белән кисешкән урамны дәвам итү буенча эшләр алып барыла. Хәзер яңгыр коеларын төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган, шулай ук яңалары да урнаштырылган, бордюрлар барлыкка килгән.

Машиносторительная урамында эшләр 62,86%ка башкарылган. Биредә шулай ук  элек булган су коелары төзекләндерелде һәм яңалары да урнаштырылды. Тротуарлар 80% ка әзер. Монолит борт ташын урнаштыру буенча эшләр тәмамланган диярлек. Ремонтлана торган өлешнең озынлыгы-3,1 км. 

 Залесный урамы исә 59,39% ка әзер. Биредә 8 349 кв м тротуар төзекләндерелде, шул исәптән ремонтка кадәр булмаган җәяүлеләр юллары да салынды. Барлык эшләр дә график буенча бара.

Чәршәмбе, 17 июнь 2020, 10:05