Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда 635 яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Шуларның 319ы - өйдә, 60ы-стационарда дәвалана. Бу хакта Шәһәр Советының XL утырышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте. Бүген COVID-19 диагнозлы авыруларны дәвалау йогышлы авырулар хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә, 2 нче, 5 нче шәһәр хастаханәсендә, Тукай районы һәм Алабуга үзәк хастаханәләрендә үткәрелә.

"Бездә маршрутлаштыру тәртибе түбәндәгечә бара: барлык беренчел мөрәҗәгатьләр йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә һәм 5 нче шәһәр хастаханәсендә гамәлгә ашырыла. Аннары медицина күрсәткечләре буенча авырулар башка стационарга җибәрелә. Башка учреждениегә күчерер алдыннан хәлнең авырлыгы, авыруның яше, хроник авыруларының булуы бәяләнә. Шуңа бәйле рәвештә, күчерү һәм алга таба дәвалау өчен стационар билгеләнә. Пациентларны госпитализацияләгәндә халнең никадәр авыр булуы, клиник картина, күкрәк читлеге органнарының рентгенограммасында яки компьютер томографиясендә үзгәрешләр булу, шуңа бәйле авырулар булу бәяләнә", - дип аңлатты Айгөл Борһанова.

Хәзерге вакытта Чаллыда 372 кеше медицина күзәтүе астында, аларның 284е-элемтә нәтиҗәсендә авыру эләктергән. Бу вакыт эчендә 5 218 кеше күзәтүдән алынган.

Чәршәмбе, 17 июнь 2020, 11:05