Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә III чакырылыш Шәһәр Советының 40 нчы утырышы узды. Депутатлар көн тәртибендәге биш мәсьәлә буенча фикер алыштылар, алар арасында IV чакырылыш Шәһәр Советына сайлаулар үткәрү датасы да бар иде. Аны 13 сентябрьгә билгеләделәр.

Моннан тыш, шәһәр Уставына, депутатлар статусы турындагы Нигезнамәгә һәм депутатка карата үз керемнәре турында ялган мәгълүмат биргән өчен җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Документлар федераль һәм республика закон актларындагы үзгәрешләр белән тәңгәлләштерелде.

Шулай ук депутатлар шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр өчен тавыш бирделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аңлатып үткәнчә, әлеге документ 2017 елда эшләнгән һәм расланган, хәзер республика законнары нигезендә төзәтмәләр кертергә кирәк. "Шәһәр Советы карарының тәкъдим ителгән проекты бина фасадларының тышкы кыяфәте мәсьәләләрен, шулай ук җир кишәрлекләре, биналар, корылмалар милекчеләренең якын-тирә территорияләрне төзекләндерүдә катнашу тәртибен җайга сала. Шәһәрдә, республикада һәм дөньяда килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, 2020 елның 1 октябреннән үзгәрешләрнең үз көченә керүен билгеләргә тәкъдим итәбез", - диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, профильле комиссия әгъзалары әлеге мәсьәлә буенча элегрәк фикер алышканнар иде, әмма якын-тирә территорияләрне төзекләндерү буенча бердәм фикергә килмәделәр, чөнки документта хуҗалык итүче субъектларның җаваплылык зонасын арттыру турында сүз бара. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кертелә торган үзгәрешләрнең асылын аңлатты һәм депутатларны тавыш бирү юлы белән үз фикерләрен белдерергә чакырды.

"Сүз шәһәр территориясен төзекләндерү Кагыйдәләренә өстәмәләр һәм үзгәрешләр турында бара. Без бүген бу кагыйдәләрдән файдаланабыз. Алар ярдәмендә шәһәрдә тәртип бар. Шәһәр территориясендә эшләүче хуҗалык итүче субъектларның төшенчәләре билгеләнде, аларга карата идарә органнарының вәкаләтләре билгеләнде: ремонт эшләре алып баручыларга, үз вазифалары буенча йорт яны территорияләрен җыештыру белән шөгыльләнүчеләргә, башка эш белән шөгыльләнүчеләргә. Әйе, торак йортлар янындагы җирләрне карап тоту планында билгеле бер йөкләмә барлыкка киләчәк. Әйе, без бу территорияләрнең пөхтә һәм чиста булуын, вакытында җыештырылуын таләп итәчәкбез. Шәһәр халкы өчен дә, шәһәрнең үзе өчен дә бу эштә без берни дә начарлык күрмибез. Боларның барысы да, һичшиксез, хезмәт. Шәһәр хезмәтләренең генә түгел, Чаллы шәһәре территориясендә эшләүче предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләрнең дә хезмәте. Һәрвакыт безнең бюджет учреждениеләре үз территорияләрен үрнәк хәлдә тоттылар. Мин шуны әйтәсем килә: шулай булды, шулай булачак та. Шәһәрдә тәртип һәм чисталык булырга тиеш. Шәһәрдәге бердәнбер орган - Чаллы Башкарма комитеты тәртип һәм чисталык таләп итәргә тиеш. Без аңа үзебез вәкаләтләр бирдек, ләкин без аңа билгеле бер хокук та бирергә тиеш. Соңыннан ни өчен ишегалдындагы карны чистартмыйсыз, нигә урамнарны җыештырмыйсыз дигән сораулар булмасын өчен, әйдәгез, без бу мәсьәләне аңларга тырышыйк. Катгыйлыктан һәм тәртиптән беркем дә үлгәне юк. Тәртипсезлектән, таркаулыктан, килделе-киттеле эшләүдән, кызганычка каршы, зыян күрәбез. Әйдәгез, төзекләндерү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр кертик, аларның ничек практикада эшләүләрен карыйк. Алар бүген шәһәрдә булган тәртипне көчәйтә. Без аны идеаль халәткә җиткерергә телибез. Кайчагында нинди дә булса учреждение яки кибет янындагы территорияне җыештырыгыз, дип 20 тапкыр әйтергә кирәк. Кешеләр зарланалар. Дөрес зарланалар. Һәм бу очракта, без шәһәр территориясенең, ведомство карамагына карамастан, яхшы хәлдә булуын телибез. Менә без булган төзекләндерү кагыйдәләренә карата кертә торган максатлар һәм бурычлар. Башка бернинди максат та – шәхси яки мәкерле ният тә юк - идарәче компанияләрнең дә, Башкарма комитетның да", - диде шәһәр башлыгы.

Чәршәмбе, 17 июнь 2020, 11:53