Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында спиртлы эчемлекләр сату турында чаллылыларның фикерен ачыклауга юнәлдерелгән сораштыру оештырылды. Ике көн эчендә тавыш бирүдә биш меңгә якын респондент катнашты. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе "ВК", «Челны ВКС», «Челны Life» һәм «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемнәре ярдәмендә тавыш бирүне оештырды. Аудиториягә: "Мэрның алкоголь сатуны чикләү буенча инициативасын хуплыйсызмы?" соравы бирелде. 

Барлык өч сораштыру нәтиҗәләре буенча төркемнәрдә 2 350 абунәче Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның инициативасын хуплый һәм торак йортларда урнашкан сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкоголь эчемлек сатуга каршы чыга.

"Яр Чаллы шәһәре администрациясе" "ВК" төркеменнән сораштыру скрины

 1 165 кеше үз тавышларын биргән киңәйтелгән сораштыруда, шул ук хәл. Чаллылыларның 92,2%ы алкоголь йорт янындагы кибетләрдә сатылырга тиеш түгел дип саный. Үз фикерләрен җиткерүчеләр арасында 780 хатын-кыз һәм 385 ир-ат бар. Респондентларның күбесе яңа шәһәрдә яши.

"Сезнең яндагы торак йортларның беренче катларында урнашкан сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында алкоголь сатыламы, дигән сорауга аудиториянең 83,1%ы уңай җавап бирде. Сораштыруда катнашучыларның 83,3%ы торак йортларда урнашкан сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларында спиртлы эчемлекләр сатуга тискәре карый.

Шулай ук Instagram форматында ике мәйданчыкта сораштыру үткәрелде. Аудиториягәгә өч сорау бирелде: "Сезнең йорт янындагы сәүдә объектларында алкоголь сатыламы?", "Торак йортларда алкоголь эчемлекләр сатуга ничек карыйсыз?", "Сез мэрның сатуны чикләү буенча инициативасын хуплыйсызмы?". Торак йортларда спиртлы эчемлекләр сатуга чикләүләр кертүне 2 224 кеше хуплады.


Наил Мәһдиев торак йортларның беренче катларында алкоголь сатуны чикләү яки тыю мәсьәләсен карау үтенече белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга хат юллады. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы йортларның беренче катларында урнашкан зур булмаган биналарда алкоголь сатуны тыю турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады.

Чәршәмбе, 17 июнь 2020, 17:27