Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 нче июньгә Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 10 330 кеше исәптә тора. Бу хакта «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пандемия чорында 8830 чаллылы кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать иткән. "Шулардан 650се – балалар бакчаларына, хастаханәләргә, шәһәр поликлиникаларына, "КАМАЗ" ААҖ, "Татпроф", "Ремдизель", "Камстроймастер" һәм шәһәрнең башка предприятиеләренә эшкә урнаштырылды. 10 кеше «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә эшкә урнашты", – дип аңлатты Татьяна Быданова.

Спикер билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ тудырган һөнәрләр арасында – механика җыю эшләре слесарьлары, малярлар, төягеч йөртүчеләр, медицина хезмәткәрләре, төрле категория инженерлар. Бүген «Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 3 967 вакансия тәкъдим итә. Эш бирүчеләр 14 меңнән 90 мең сумга кадәр хезмәт хакы түли.

Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2020, 12:14