Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 1 июльдән Яр Чаллыда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру башланачак. Бу хакта онлайн-пресс-конференция барышында «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте. 2 800 укучы җәйге чорда шәһәр предприятиеләренә урнаша ала. Үз балаларын эшкә урнаштырырга теләгән әти-әниләргә мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бюджет оешмаларына эшкә урнашкан яшүсмерләр, көненә икешәр сәгать эшләячәк.

Әйтик, тулы эшләнгән ай өчен мәктәп укучысы 5 200 сум акча алачак. "Хезмәт хакына шәһәр бюджетыннан 8 млн 300 мең сум, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан 5 млн 300 мең сум акча бүлеп биреләчәк", – дип сөйләде Татьяна Быданова.

Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2020, 13:42