Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, агымдагы елның биш аенда пневмония белән авыручылар саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14%ка арткан. Аның белдерүенчә, агымдагы елның апрелендә «Вектор» Вирусология һәм биотехнология фәнни үзәгенең расланган лаборатория мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча COVID - 19 авыручылар саны – 12%, Яр Чаллы буенча 11% тәшкил иткән. Май аенда ТР буенча - 4%, шәһәр буенча-4,3% булган.

«Узган атна нәтиҗәләре буенча шәһәрдә авырулар саны 2%тан артмаган. Үсеш темплары атна саен коронавирус буенча республика оператив штабы утырышында баш дәүләт санитар табибы тарафыннан яңгыратыла», - диде Илгизәр Бариев. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, үзизоляцияләү буенча йомшартылган чикләүләр авырулар артуга китерә, чөнки кешеләр битлек киеп йөрүдән туктый.

"Битлек режимы сакланачак әле. Аңлашыла ки, һава торышы яхшы, ультрашәмәхә нурларының табигый йогынтысы булачак. Бераздан авыручылар саны барыбер кимүгә барачак. Тик, шуңа да карамастан, коронавирус инфекциясе үзеннән-үзе эссе кояштан гына юкка чыкмаячак. Ул әле калачак. Битлек режимын транспортта, кибеттә, башка җәмәгать урыннарында, хәтта кешеләр җыелган вакытта да сакларга кирәк. Әгәр авырулар буенча динамика уңай булса, республика дәрәҗәсендә алдагы чикләүләрне киметү турында тиешле карар кабул ителәчәк", - диде шәһәрнең баш санитар табибы.

Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2020, 13:50