Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Коронавируска антитәнчекләрне ачыклау буенча Республика һәм Яр Чаллы шәһәрләре кергән сынау проекты турында матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә яңа вирус инфекциясенә күмәк иммунитетны өйрәнү турында карар кабул ителгән. Пилот проектына 22 төбәк керде, шул исәптән Татарстан да. Республика тикшеренүендә 16 муниципалитеттан 2870 кеше катнашачак. Яр Чаллы буенча җиде яшь төркеме бүленәчәк: 17 яшькә кадәр; 18 яшьтән 30 яшькә кадәр; 30дан 40 яшькә кадәр; 40тан 49 яшькә кадәр; 50дән 59 яшькә кадәр; 60тан 69 яшькә кадәр; 70тән артык.

"Һәр яшь төркемендә 95 кеше билгеләнде. Бу әлегә башлангыч мәгълүматлар. Безнең шәһәргә 665 тикшеренү бүлеп бирелгән", - диде Илгизәр Бариев һәм шушы көннәрдә проектта катнашучы конкрет дәвалау учреждениеләрен күрсәтеп, адымлы гамәлләр алгоритмы язылачак рәсми документ барлыкка килергә тиешлеген өстәде.

Тикшеренүләр июльнең беренче декадасыннан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. "Башкарылган эш безнең шәһәрдә нинди иммун катламы барлыгын аңларга мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты баш санитар табиб.

Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2020, 15:04