Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап бер атна дәвамында да бирергә мөмкин. Мондый алым россиялеләргә процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк. Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чараларны да кабул итәргә кирәк, алар арасында аралашуны максималь киметү принцибын үтәү дә бар.
Һәр участокка кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга кирәк булганда битлек, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комитеты әгъзалары битлек һәм перчаткаларда булачаклар, моннан тыш, соңгыларына алдан ук коронавируска тест уздырдылар. Участоклар исә көнгә берничә тапкыр дезинфекцияләнәчәк.

 


Сишәмбе, 23 июнь 2020, 10:28