Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең Тантаналар сараенда медицина һәм социаль өлкәләрдә хезмәт куючы Чаллы гаиләләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Мәрхәмәт –Милосердие» - «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында узды. Гаиләләргә планшетлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Шәһәр Советы депутатлары Ләлә Камалетдинова, Венера Туктарова, Жанна Хәлиуллина катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнашучыларны узган социаль хезмәткәрләр көне һәм якынлашып килүче медицина хезмәткәре көне белән котлады. Исегезгә төшерәбез, ул озак еллар Яр Чаллыда 4 нче хастаханәнең баш табибы булып эшләде: «Бүген башка вакытлардан да бигрәк, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең эшенә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан безнең сәламәтлегебез сагында торучы, гражданнарга ярдәм итүче кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча махсус эшче төркем төзү турында карар кабул ителде. Партия депутатлары үзләренең членство взносларын балаларга белем алуга кирәкле компьютер техникасы сатып алуга юнәлдерделәр. Барыгызга да сәламәтлек, игелек, иминлек телим! Без сезнең белән бердәм һәм бергә кирәк булган ярдәмне күрсәтергә әзербез", - диде Светлана Захарова.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева чаллылыларга ярдәм күрсәткәне өчен Светлана Захаровага рәхмәт белдерде, шулай ук җыелучыларны котлады: «Без сезгә үзегезне халыкка хезмәт итүгә багышлаган өчен рәхмәт белдерәбез. Сез искиткеч балалар үстерәсез. Сезнең балаларыгыз – шәһәребез горурлыгы. Аларның киләчәге шулай ук сәламәтлек саклау, социаль блок, автомобиль төзелеше белән бәйле булыр дип ышанабыз. Бергә без барлык сынауларны да җиңәчәкбез. Без бердәм булганда, без җиңелмәс! Без булдырабыз!», – диде ул.

Чаллы шәһәренең күп балалы гаиләләре Нина һәм Владимир Медведевлар-Ичамовлар, Александр һәм Дарья Чугаевлар, Олег һәм Светлана Носовалар планшетка ия булдылар.
Нина Медведева «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Гаилә биш бала тәрбияли.

Александр Чугаев Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры булып эшли. Ир белән хатынның өч баласы бар.

Светлана Носова Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә.

Бәйрәм кунаклары өчен «Лаймс» вокал төркеме, «Кызыл тау» мәдәният үзәге солисты Наил Әнәсов чыгыш ясады.

Җомга, 19 июнь 2020, 14:50