Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 20 июнендә көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе 20 июньнән 26 июньгә кадәр республика территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы турында (урыны белән 4 класслы) хәбәр итә.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатышка үзгәрүчән секундына 5-10 метр тизлектә, көндез һәм кич белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга җитүе ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы + 7..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.

Җомга, 19 июнь 2020, 15:34