Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 659 очрагы теркәлгән, аларның җидесе – соңгы тәүлек эчендә. 429 чаллылы медицина күзәтүе астында. Яр Чаллыда коронавирус вәзгыяте турында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: "Барлык предприятиеләрдә кирәкле чаралар үткәрелүгә карамастан, эпидемиологик хәлне киеренке дип бәялим. Предприятиеләрне тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланып тора. Без хәзер судка тапшыру өчен 11 административ материал әзерлибез. Кызганычка каршы, инфекциянең яңа очраклары КАМАЗның структур бүлекчәләрендә барлыкка килде, бу – сәүдә-финанс компаниясе. Шулай ук «Транснефть», «Чаллы-Бройлер» предприятиеләрендә очраклар ачыкланды. "Мәдәният һәм ял паркында" эшләүче хезмәткәр дә авырып китте, «Яр Чаллы» клиника-санаториенда да авыручылар бар", – дип билгеләде Илгизәр Бариев.
Хәзерге вакытта шәһәр стационарларында лабораториядә расланган яңа коронавирус инфекциясе диагнозы белән 48 кеше дәвалана. 5 417 кеше, күзәтү срогы тәмамлануга һәм авыруның билгеләре булмауга бәйле рәвештә, медицина исәбеннән алынды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 09:09