Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның биш аенда шәһәр бюджеты керемнәре 4 млрд 191 млн сум тәшкил иткән, шуның үз керемнәргә туры килгән өлеше – 1 млрд 810 млн сум (43,2%), бюджетара трансфертлар – 2 млрд 381 млн сум (56,8%). Саннарны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина җиткерде: "Шәһәр бюджетының үз керемнәре 2019 елның шул ук чорына карата 229 млн сумга кимегән. Физик затлар кеременә салым кимү сәбәпләренең берсе – милек һәм социаль исәп-хисаплар буенча кире кайтару суммасының артуы. 2020 елның биш аенда шәһәр халкына җирле бюджеттан 162 млн 256 мең сум акча кире кайтарылган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 108 млн 206 мең сумга артыграк", – дип хәбәр итте Ирина Сәгыйдуллина.

Шәһәр бюджеты керемнәрендә төп урынны физик затлар кеременә салым алып тора, аның өлеше үз керемнәренең гомуми күләмендә 51% тәшкил итә. НДФЛ бюджетка 926 млн сум күләмендә керде, узган ел белән чагыштырганда 8%ка кимеде. Шәһәр бюджетына НДФЛның иң күп өлешен ТОСЭРның «Яр Чаллы торба заводы» ҖЧҖ, «ХАЙЕР ФРИДЖ РУС», «КМК «ТЭМПО»АҖ, «АПК «Камский», «Изоляцион торба заводы» АҖ, «ЗаряД» тәэмин итә.

Бюджетның икътисадый структурасында чыгымнарның 67%ы - хезмәт хакы түләүгә, 10%ы - шәһәр хуҗалыгын төзекләндерүгә һәм карап тотуга, 6%ы - коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм муниципаль учреждениеләрнең биналарын карап тотуга, 17%ы - туклануга, медикаментларга, мәҗбүри түләүләргә туры килә.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, икътисадый хәл начарлануга карамастан, шәһәр барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча үти: "Бу бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакына, ведомство карамагындагы учреждениеләрнең: мәктәпләр, балалар бакчаларының коммуналь хезмәтләренә түләүгә һәм шәһәрне карап тоту буенча башка кайбер мәсьәләләргә кагыла. Безгә дә шактый кыен булачак. Алга таба ничек эшләргә, акчаны ничек янга калдырырга мөмкин булуы турында уйларга кирәк. Тик бу гражданнар хисабына булмаска тиеш. Бюджетның социаль юнәлеше кала бирә. Беренче чиратта, туклану һәм коммуналь хезмәтләр. Яңа җылыту сезоны башлануга барлык бюджет учреждениеләре әзер булырга тиеш", - дип билгеләде мэр.

Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 10:39