Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Агымдагы елның гыйнвар-май айларында Яр Чаллыда сәнәгать җитештерүе индексы 96,4% тәшкил итте, КАМАЗ буенча бу сан – 106,5%. Шул хакта бүген мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. 

"Әгәр май аен гына алсак, шәһәр буенча сәнәгать җитештерүе индексы - 83,7%, КАМАЗ буенча - 83,3%. Предприятиеләрнең 95%тан артыгы эшчәнлеген яңадан башлар җибәрде. Кунакханәләр, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы өлкәсендәге предприятиеләр эшчәнлекләрен чикләнгән хәлдә гамәлгә ашыра. 11 июньнән җәмәгать туклануы предприятиеләре буенча чикләүләр йомшартылды, 36 җәйге кафе эшкә керешә алды", - дип өстәде ул.

Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 10:27