Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 345 предприятиесе «Работа в России» порталында теркәлгән. Бу мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җиткерде.

"Реестрга кертелүнең уңай динамикасы бар. Тик, мин бу динамика күпкә югарырак булырга мөмкин дип уйлыйм. Предприятиеләргә мөрәҗәгать: бу порталда теркәлергә. Хезмәт министрлыгы буенча өстәмә чаралар игълан ителүгә, ул датадан әлеге порталда теркәлгән кешеләр генә каралачак", - дип аңлатты ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, порталда теркәлү, финанс яки башка ярдәм формасын алу өчен башкарыла, дип ассызыклады.

"Кайбер предприятиеләр җитәкчеләре йоклап вакыт уздыра. Нинди ярдәм чаралары булуы белән кызыксынырга кирәк. Уянырга вакыт инде. Ярдәм чаралары белән танышырга. Порталда теркәлү өчен биш минут, хәтта азрак вакыт кирәк. Әгәр дә теркәлә дә алмыйбыз икән, без нәрсә телибез соң? Нинди ярдәм көтәбез? Гап-гади әйберләрне эшли алмыйбыз. Бездә билгеле бер финанс ярдәме алырга мөмкин булган 345 предприятие бар. Предприятиеләр, иртәгә өстәмә ярдәм инструментлары барлыкка киләчәк, дип, чиратта торырга тиеш. Ә соңыннан аптырыйлар, безгә ярдәм итмиләр, диләр. Тик, шул ук вакытта 5-6 көн элек шул гади процедураны үтәмәүләре турында дәшмиләр. Бу ничек була инде? Бу бихисап мөмкинлекләр. Бүгенге көндә ил җитәкчелеге белдергән ярдәм чаралары алар чынлыкта да үзләрен күрсәтә, эшли", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 10:56