Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган тантаналы чара узды. «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында һәлак булганнарны искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары килде. Чара барлык санитар-гигиена чараларын үтәп узды.

"22 июнь – күпмилләтле илебез өчен хәтер һәм матәм көне. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылды. Минем дә әтиемнең олы абыйсы, мәктәпне тәмамлаганнан соң, июль аенда фронтка алына. Ул мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, танкист булырга укый һәм бер елдан соң Воронежда 19 яшендә һәлак була. Мондый фаҗига Россиядә һәр гаиләдә булды. Илебезнең барлык халкы һәлак булганнар турында онытмыйлар һәм 1941 елның 22 июнь иртәсен кайгы белән искә алалар. Җиребездә мондый зур фаҗига беркайчан да кабатланмасын иде. Әйдәгез, тынычлыкның кадерен белик. Тыныч һәм имин тормышта яшәргә насыйп булсын!"  –, диде Наил Мәһдиев.

Барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 14:22