Бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда урнашкан күпер астында Тарихи-туган якны өйрәнү музее "Җиңүдә хатын-кыз йөзе"дип исемләнгән күргәзмә ачты. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре, документлары, биографик белешмәләре тәкъдим ителгән. Шулай ук планшетларда Чаллы хәрби комиссариатыннан фронтка алынган хатын-кызларның тулы исемлеге күрсәтелгән. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июнь 2020, 16:20