Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 июнь, Яшьләр көнендә Яр Чаллыда "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" элитар клубының бәллүр ябалак һәм бәллүр атом иясе Борис Белозеров белән "Җәй. Яшьлек. Рок-н-ролл" IQ-drive интеллектуаль уены оештырыла. Уенда Студентлар лигасы һәм шәһәрнең эшләүче яшьләр лигасы командалары катнашачак. Ул ZOOM мәйданчыгында узачак һәм дүрт турдан торачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 27 яшьлек Борис Белозеров - "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» элитар клубның иң яшь капитаны. 2016 елда ул «Суперблиц»ны откан Андрей Козловтан соң клуб тарихында икенче капитан була. Телевидениедә беренче тапкыр эрудит алтынчы сыйныфта укыганда, Тина Канделакиның «Иң акыллы» программасында катнашып дөньяга таныла. Шуннан бирле берничә ел эчендә телешоуның иң көчле уенчыларының берсенә әверелә.

2011 елда Борис, 46 сорауга ике раундта җавап биреп, программа рекордын куйды. "Иң акыллы" да аны "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенчылары күреп ала һәм үз җыелма командасына чакыра.

Белешмәләр өчен телефон: 8-965-613-97-63.

Сишәмбе, 23 июнь 2020, 13:19