Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда сайлау участоклары эшли башлады. Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Үз тавышыңны 25 июньнән башлап атна дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым процесста уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен участокларның эш графигы белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән биредә танышырга була.

Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2020, 08:40