Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Тантаналар сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында тантаналы чара узды. Ул барлык санитар-эпидемиологик чараларны кулланып үткәрелде. Бирегә бүләкләнүче 10 кеше чакырылган иде.

"Татарстан картасындагы үзенчәлекле нокта – Яр Чаллы шәһәре-илнең эре сәнәгать үзәге. 534 мең кеше бүген безнең данлы күп милләтле хезмәт шәһәрендә яши. Бу- алтын запас – Яр Чаллының тормыш эшчәнлеге нигезе. Без кешеләребез белән горурланабыз һәм хөрмәт итәбез. Сез безнең шәһәр икътисадының төрле тармакларында: төзелеш, сәламәтлек саклау, мәдәният, муниципаль идарәдә эшлисез. Төрле яшьтәге һәм тәҗрибәле кешеләр, әмма сезне бер – эшкә мәхәббәт берләштерә. Хезмәткә мәхәббәтсез биеклекләргә ирешү авыр.

Бу залда үз һөнәрләренең иң яхшылары җыелды. Шәһәр җитәкчелеге, депутатлар корпусы исеменнән, республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәсе буенча, сезгә дәүләт бүләкләре тапшырырга рөхсәт итегез. Шәһәр сезнең белән горурлана! Сез – хезмәттәшләрегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз өчен үрнәк", – дип котлады Наил Мәһдиев.

«КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең хезмәт контрактлары хезмәте җитәкчесе Фирая Косиновага «Фидакарь хезмәт өчен»медале тапшырылды.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе баш хисапчысы Рәмзия Фәйзуллина "Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы"дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургы Дамир Вәлиуллин һәм «Камгэсэнергострой» проекты җитәкчесе Низами Бурджумов Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. "Визит" джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе – директоры Владимир Завьялов ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән билгеләп үтелде.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгесен Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливага, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотовага һәм Мэр аппаратының (шәһәр Советы) оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдгамовага тапшырдылар.

Шәһәр мэрының Мактау грамоталары белән С. П.Титов ис. картон-кәгазь комбинаты генераль директорның көнкүреш, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча урынбасары Николай Иванов, Орган залының матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлия Мирсәетова бүләкләнде.

Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2020, 18:44