Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Ул бүген 23 нче мәктәптә үз тавышын калдырды. Яр Чаллыда 173 сайлау участогында тавыш бирү оештырылды. Барлык участоклар да бүгенге көннән алып 1 июльгә кадәр 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли.

Һәр сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, шулай ук тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен шәхси саклану чаралары күрелгән. Битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар әзерләнгән.Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, УИК әгъзалары, тавыш бирүдә катнашучыларны һәм бинаны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү бүлмәләре көн саен эшкәртеләчәк.

Моннан тыш, теләге булган һәркем өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен сайлау участогына шалтыратырга һәм яшәү адресы, тавыш бирү өчен уңайлы вакытны хәбәр итәргә кирәк. Өйдә тавыш бирү шулай ук шәхси саклану чараларын кулланып башкарылачак. Һәр сайлау участогында тавыш бирүдә законлылыкны саклау өчен күзәтүчеләр – сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр (Бердәм Россия, ЛДПР), Россия коммунистлары, Россия патриотлары, Үсеш партиясе, пенсионерлар һәм башкалар) вәкилләре катнашачак. Барлыгы 1041 кеше теркәлгән. Участоклар видеокамералар белән җиһазландырылган.

Пәнҗешәмбе, 25 июнь 2020, 19:08