Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда масштаблы ремонт эшләре дәвам итә. Төзелеш мәйданчыкларындагы эш барышын шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәяләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында ремонтлана. Финанслауның гомуми күләме 2 млрд 200 млн сум тәшкил итә.

Машина төзелеше урамын Залесный проспектына кадәр дәвам итеп, яңа юл салалар. Участокның озынлыгы якынча 1,3 км, һәр якка икешәр полоса, шул исәптән бүленеш полосасы белән. Объектта реконструкцияне "Камдорстрой"тресты башкара.

"Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы кебек боҗра тузибез, аны Бөек Җиңүнең 40 еллыгы урамы белән тоташтырабыз. Трамвай юллары аша кисешү булачак, резин япма трамвай юлларына салыначак, трамвай тукталышлары күчәчәк" , – дип сөйләде мэрга «Камдорстрой» трестының җитештерү буенча урынбасары Андрей Филиппов. Наил Мәһдиев яңа микрорайонның юл инфраструктурасы белән тәэмин ителәчәген билгеләп үтте:" Төзелә торган яңа микрорайон өчен - яңа юл төзибез, шулай ук 2018 елда да Җиңүнең 40 еллыгы урамын дәвам иттек".

Җомга, 26 июнь 2020, 10:42